Бүген — вәгъдәне үтәү көне! — 1 октября 2026 г. в 11:41:40.135
Бүген — вәгъдәне үтәү көне! Алдынгылар хәрәкәте лидеры Азамат һәм Наилә Василовна чәчәк бәйләмнәре һәм балалар кулдан ясаган открыткалар белән хезмәт ветераннарын котлап йөрде. Аларны без мәктәп капкасыннан озатып калдык. Һәр йортка — чәчәк, һәр йөрәккә — җылы сүз, һәр ветеранга — игътибар һәм хөрмәт булсын дип тырыштык. Суфия апа безне аеруча куандырды: ул алдагы елны бүләк ителгән открыткаларны да саклап бара икән! Димәк, балаларның җылысы юкка китми — ул йөрәкләрдә саклана, матур истәлек булып, кадерле урынга куела. Күрешү мизгелләре фотоларда. Озак еллар бер-беребезнең хәлен белешеп яшәргә язсын! Исән-сау булыйк!