ВАКЫТЛЫЧА
ВАКЫТЛЫЧА Син аңладың ул вакытта, Син ышандың сүзләремә: - Оныт, дидең, сызып ташла, Калсын алар үткәннәрдә! - Кирәк түгел белүләрем, Калсын, китсен, бәйләнмәсен! Үткәннәрең - үткән, беткән... Мөһим миңа бүгенгесе! - Ничек бар син - шулай кирәк! Кабул иттем бар булганың. Сулышымны кабат ачтың, Киң иттердең офыкларым! Әкияткә ышанмадым, Бала чактан шундый идем... Әкиятнең чынбарлыкта Ни икәнен тойдым, белдем! Күпме вакыт күктә йөздем, Бәхет һәм наз канатында! Бер бетәсен белеп тордым, Белмәмешкә салышсам да... ......................... Ни үзгәрде, ниләр булды, Хәзер җанны телгәлисең? Шундый ачы сүзләр белән... Сәбәп бармы? Сәбәпчеме? .......................... Татлы хыял, назлы тарих - Әчкелт тәме тел очымда! Кайтавазы гына калды: - Вакытлыча... Вакытлыча... 2.11.2026 Ришат Галимов