ЙОКЫ ЧҮЛМӘГЕ
ЙОКЫ ЧҮЛМӘГЕ Йокы чүлмәге, шуның кадәрле Йокы ярата, бар да шакката! Башы мендәргә тиеп өлгерми - Йоклый да китә, берни дә белми! Йокы чүлмәге, салмый күлмәген, Яткан да киткән... Нишләргә икән? Әллә карарга бераз селкетеп? Әллә ятсынмы, йокы симертеп? Йокы чүлмәге - шулкадәр тәмле Мышнап алуы, гырлап куюы... Елмайган үзе - төшләр күрәме? Йокласын әйдә, йокы чүлмәге! 28.10-1.11.2026 Ришат Галимов
16 просмотров