МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻♀
Канал в MAX
"Полезный канал для прекрасных женщин"🥰 https://max.ru/channel_min_hatinkiz Для связи: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJQI3ZR0ZH-pFY_z9Xk3AZzwASWKYB7nae1G0F4uAwx-l_M_2Q
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Канал в MAX
"Полезный канал для прекрасных женщин"🥰 https://max.ru/channel_min_hatinkiz Для связи: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJQI3ZR0ZH-pFY_z9Xk3AZzwASWKYB7nae1G0F4uAwx-l_M_2Q
Абага гөле Нефролепис 🪴Бу талымсыз үсемлек сезне теләсә-нәрсәгә кирәкмәгәнгә акча туздырудан саклый. 🪴Комарлы, отышлы уеннарда сезгә бәхет елмаячак. 🪴Гөл сезгә ялкаулыктан котылырга, актив, оешкан булырга, башка кешеләрне дә ишетергә ярдәм итәчәк. Кызлар, кемдә бар бу гөл? ❤ мин үстерәм, бик яратам 👍 миндә юк 🔥 минем дә үстереп карыйсым килә
❤ Икәү бергә картаясы килә Икәү бергә картаясы килә, Терәк булып берең-береңә; Башны куеп, хоккей караганда, Ышанычлы, ныклы иңеңә. Икәү бергә картаясы килә, Эзли-эзли качкан күзлекне; Аена бер пенсияне алып, Кыштырдатып кәгазь йөзлекне. Икәү бергә картаясы килә, Балаларны көтеп ялларга; "Детский мир"га барып атна саен, Оныкларга бүләк сайларга. Икәү бергә картаясы килә, Планнар кормый гына иртәгә; Әтәч тавышына бергә торып, Чәйләр эчеп һәрбер иртәдә. Икәү бергә картаясы килә, Оекбашлар киеп ак йоннан; Өреп кенә, ашыкмыйча эчеп, Кайнар чәйне чишмә суыннан. Икәү бергә картаясы килә, Төннәрендә юрган бүлешеп; Бәйрәм саен дус-туганнар белән Бер очрашып, күреп, күрешеп. Икәү бергә картаясы килә, Мытырдашып юкка-барга да; Шатланышып, бергә сөенешеп Яңа яуган ап-ак карга да. …
Читать целикомСуган организмны чистарта 🧅 Суган согы организмны чистарта, яман шешне, остеопороз кебек сөяк чирләрен кисәтергә ярдәм итә. Аны әзерләү өчен лимон зурлыгындагы 2–3 суганны турап табага салырга кирәк. Башта аз гына кыздырасы, өстенә шулпа яки чиста су саласы, тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин. Аннары шуны 15 минут томалап пешерәсең. ◾Суган согын көн саен 1 стакан эчәргә кирәк. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
КЕКС 🧁 4 йомыркага чеметеп кенә тоз салып, миксер ярдәмендә болгатырга. 150 г шикәр комы өстәп, күпергәнче тугларга. 60 мл сөт, 80 мл үсемлек мае, 100 г эретелгән атланмай, 10 г (1 чәй кашыгы) камыр көпшәкләгеч, ванилин, угычтан уылган лимон кабыгы, 200 г он кушарга. Камырны майланган кекс савытларына тутырырга һәм духовкада пешерергә. Мәрьям Миңнегулова
Көндәлектә кирәкле киңәшләр 📌 Азык-төлекне алдан планлаштыру – кибеткә йөрү вакытны гына түгел, энергияне дә ала. Ә исемлек буенча атналык кирәкле продуктларны алып кую акчаны да янда калдыра. 📌 Мультиварка куллану – иртән ингредиентларны салып калдырасыз да, кичен сез кайтуга аш әзер була. Сирәк кенә булганда андый ризыкка да шөкер итәсең. 📌 Балаларны ашарга пешерергә өйрәтү – җиңел ризыклар пешерә башласалар да зур ярдәм. Әзер ашны да җылыта алалар. Шулай ук ашагач, савыт-саба юып куюлары да сезнең өчен сөенеч булыр.
Муенга җил бәрсә, нишләргә? Язгы чорда муенга җил бәрү – еш күзәтелә торган күренеш. Авыртудан котылу өчен түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас. 🔺Керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы. 🔺Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авыртудан җилләр исәр. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Кибеттә ничек дөрес итеп сыйфатлы йомырка сайларга? Беренче чиратта, йомырканың саклану вакытына игътибар итәргә кирәк. Икенчедән, алар төргәктә коры, чиста һәм ят исләрдән азат булырга тиеш. Өченчедән, йомырканы пешерер алдыннан җылы су белән сабынлап юарга кирәк. ☝Моңардан соң, кулларны сабынлап юу киңәш ителә. Чөнки йомырка кабыгында сальмонелла бактерияләре булырга мөмкин. ➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖ ❓Йомырканың ак төстәгесе файдалымы, әллә коңгыртымы? Экспертлар фикеренчә, аларның составы төсенә, зурлыгына, формасына карап кына берничек тә аерылмый. Йомырка сарысына килгәндә исә, фабрикалардагы тавыкларныкы ул - аксыл-сары, ә авылныкы куе сары төстә була.
Әнкәйне сайлап алмыйлар Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, — Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул! Роберт Миңнуллин
Тәмле кәтлит ясау серләре Кәтлит йомшак, хуш исле һәм тәмле булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз. 1. Фаршны берничә төрле ит кушып әзерләсәң, кәтлит аеруча тәмле була. Мәсәлән, сыер малы һәм ат яисә сарык ите. 2. Фаршка суган салырга кирәк. Күбрәк булган саен, яхшырак. Болай эшләгәндә кәтлит йомшак була. Суганны фаршка ризыкны әзерләр алдыннан гына вак кыргычтан үткәреп салыгыз. 3. Күпләр фаршка йомырка һәм сөттә җебетелгән икмәк куша. Йомырка кәтлитне катыра, ә сөт кушсаң, сусыллыгы югала. Шуңа күрә икмәкне суда җебетеп салу күпкә отышлы. 4. Кәтлитләр әвәләр алдыннан фаршны яхшылап бутап, суккалап алу аны кислород белән баета. 5. Кәтлитләрне кечкенә итеп эшләргә тырышмагыз. Алар зур булган саен сусыл була. 6. Кәтлитләрне башта кызу утта ике ягын да кыздырып алыгыз, ә аннары та…
Читать целиком60 яшьтән узганнарга ничек тукланырга? ☝Итне күп ашарга тырышмагыз. Әлбәттә, рационнан алып атарга ярамый, чөнки ул аксым чыганагы булып тора. Шуңа да итнең майсызын ашагыз. ☝Майлы диңгез балыклары – скумбрия, сардина, сөләйман, сельдь, иваси омега-3 кислотасына бай. Аларны атнасына 300-400 гр кулланыгыз. ☝Йомырка да аксым чыганагы, атнасына 2-3 йомырка ашарга кирәк. ☝Сөт продуктлары сөякләр өчен мөһим булган кальцийга бай. Көненә 100 гр майсыз эремчек ашагыз. Сыр белән артык мавыкмагыз. Аңарда май, тоз һәм холестерин күп. Сөт эчәргә яратсагыз, көндәлек норма 300-400 гр нан артмасын. ☝Көненә 200 гр кефир эчәргә ярый. Аны йоклар алдыннан эчүең хәерлерәк. ☝Магний һәм калийга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аларга дөге, тары, солы, кара җимеш, күрәгә, кәбестә, кишер, бәрәңге, сөт, чик…
Читать целиком