Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле РИЗЫК — 19 апреля 2026 г. в 06:10:08.781
Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле РИЗЫК Язын азык-төлек рационына үзгәрешләр кертергә кирәк. Аш-су өстәленә ниләр куярга соң? Цитрус җиләк-җимешләр. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Шпинат. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Пекин кәбестәсе. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта. Тозлы кәбестә. Биредә В, К, С витаминнары, файдалы бактерияләр күп. Тозлы кәбестәне үзен генә ашамыйча, аңа чөгендер, алма, кызыл борыч, сарымсак өстәп, төрләндерергә мөмкин. Балык. Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.

