Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ Әгәр көзләр җитсә, табигатьтә — Җылы, назлы сихри көн туа. Ис(е)ме - әбиләр чуагы, диләр, Үзе яздай яңадан туа. Тирә - якта шиңә чәчкәләр дә, Агачлардан яфрак коела. Кояш та шул мәлдә нык кыздыра, Пәрәвезләр оча, куана. Әллә яшьлек кире кайткан кебек, Кошлар да моңлы җыр сузалар. Әйтерсең лә, сихри бер нур туа, Кызыл миләшләр дә кызара. Менә тагын сөю кайта сыман, Юк, кыз вакытым, юк узмаган. Әле безне көтә алтын көзләр, Безнең күлмәк әле тузмаган. Фирүзә Әхмәд - Гали
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.