Авыру кешенең сәламәтләнүен сорап нинди дога укырга була? — 29 сентября 2026 г. в 13:32:46.703
Авыру кешенең сәламәтләнүен сорап нинди дога укырга була? ⠀ Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укуын риваять иткән:⠀ اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً 🤲🏻 «Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән». 🤲🏻 «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала» (Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). ⠀ ✨ Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәтең белән шифаларын насыйп итсәң идең. Әмин!