Бәхет бит бу — бәхет!
Бәхет бит бу — бәхет! Чишмәләргә карап, Йөземне күрә алам. Чыгып болыннарга Теләгән чәчәктән Тәкыя үрә алам. Шактый ишекләрне Үз кулларым белән Шар ачып керә алам. Илем картларына Үз тавышым белән Сәламем бирә алам. Төн булсын, көн булсын: Өемә курыкмый Кешене кертә алам. Кайгырып, каңгырып Йөрсәм дә, һәр җанга Елмаеп үтә алам. Шәүкәт Гаделша
5 735 просмотров