Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб май бәйрәмнәрен өзлексез...
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб май бәйрәмнәрен өзлексез итәргә кирәк дигән фикерен белдергән. «Бәлки февраль, ноябрь яки март бәйрәмнәре исәбенә май бәйрәмнәрен, гыйнвардагы кебек үк, өзлексез итәргә кирәктер. Бу яхшы идея, чынлыкта отпуск булыр иде», – дигән ул. Исегезгә төшерәбез: 2027 елның маенда россиялеләр 1-3 һәм 8-10 майда ял итәчәк. Нәтиҗәдә, бу айда аларны ике кыска эш атнасы (4-7 һәм 11-14 май) көтә