Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре үзләрен...
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре үзләренең ветераннары: Галимов Салих Шаһит улын һәм Стенькина Анна Максимовнаны котладылар. Бәйрәм уңаеннан аларга Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсеннән (Гостехнадзор) азык-төлек җыелмалары тапшырылды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.