Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр
Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр Әлмәттә татар җәмәгатьчелеге Саҗидә Сөләйманова һәйкәле янына җыелды. Соңыннан чара Яшьләр үзәгендә дәвам итте. Биредә "Гөлбадран" повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр. «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова яңа басманы чыгару идеясе белән Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов мөрәҗәгать итүен әйтте. «Кабат бастырып чыгарганда, әсәрне татар һәм рус телләрендә бер китапка тупладык. Татарча нөсхәдә моңа кадәр басылмаган автор кулъязмасының аерым өзекләре торгызылды. Ә рус телендә укучылар өчен яңа тәрҗемәне Әнвәр Маликов үзе әзерләде», – дип сөйләде ул. Тулырак: https://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/almatta-saida-solaimanova-povestenyn-iana-basmasyn-takiedim-ittelar