❓Пенсия баллары күпме җыелуын ничек белергә?
❓Пенсия баллары күпме җыелуын ничек белергә? Тупланган пенсия баллары турындагы мәгълүматны «Дәүләт хезмәте» порталы яки Россия социаль фондының якындагы бүлегендә белеп була. Стаж һәм коэффициентлар турындагы мәгълүматлар урын алган пенсия счетын үзеңә уңайлы ысул белән тикшерергә мөмкин. Счет буенча онлайн-өземтәне "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинеттан алырга мөмкин. Әгәр кәгазь документ кирәк булса, аны Россия Социаль фондының якындагы клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә алырга була. Пенсия баллары яки индивидуаль пенсия коэффициентлары картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу һәм аның күләмен билгеләү өчен кирәк. Баллар күбрәк җыелган саен, айлык пенсия түләве дә югарырак булачак.