Читтә дә татар мохитен саклап яши
Читтә дә татар мохитен саклап яши Якташыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова биш дистә ел чит якта – Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итсә дә, йөрәгендә, күңел түрендә – балачагы, яшьлек еллары узган, тәүге шигырьләре язылган гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылы. Г. Исхакова сүзләренә бик күп танылган композиторлар халык күңеленә үтеп керердәй җырлар иҗат итәләр. Аның иҗатташ дуслары күп. Ул Воткинск шәһәрендә татар мохите белән янып яши. “Дуслык” ансамбле, “Тургай” ансамбле оештыра, төрле милли иҗтимагый эшләрдә актив катнаша, “Ак калфак” оешмасын җитәкли. #Татмедиа #лениногорск #лениногорскийрайон #лениногорскинформ #замансулышы #лениногорск24 #лениногорскиевести #лениногорсктв