Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм кара тмин турында: «Кара тминны кулланыгыз, чөнки анда үлемнән кала барлык чирләрдән шифа бар» (Бухәри), — дигән.
Санап карасам, без бу орлыкны һәм аның маен гаиләбез белән егерме еллап кулланабыз икән инде.
Мәктәп елларында мин тонзиллит белән бик нык интегә идем. Тамагым гел сызлый, шешә, бернинди дарулар да озакка ярдәм итми иде. Кара тмин куллана башлагач бер ай эчендә тонзиллитның эзе дә калмады! Шул вакыттан бирле бу чир мине борчыганы юк,Аллаһка шөкер!
Кара тмин мае һәм орлыгы — безнең гаилә аптечкасында НОМЕР 1 чара. Балалар мәктәпкә киткәндә 1 бал кашыгы иртән эчертәм (тамак төбен төзәтә, инфекцияләрне үтерә). Шулай ук бу май белән балаларның аркаларын, аяк-кулларын ышкыйм, вируслардан саклар өчен борын эчләренә сөртәм, …