"Гыйлем нуры". — 26 сентября 2026 г. в 18:44:52.997
"Гыйлем нуры". Мәчетләр — җирдәге Аллаһ йорты, Монда — рәхәт, монда — тынычлык. Күңелеңә нәрсәдер җитмәсә, Урап үтмә, әйдә, кереп чык. Кереп кенә чыкма, алга атла, — Намаз бүлмәсенә якын кил. Моңлы азан тавышларын тыңла, Бөтен бәхет менә шунда, бел! Гыйлем алучылар белән бергә Коръән өйрән — җаның сафланыр. Ничә еллар эзләп табалмаган Бәхетле көннәрең башланыр. Үз йортында гыйлем бирә Аллаһ, Тәүбә-истигъфарга өйрәтә. Җәннәт бакчасына юл күрсәтеп, Җәһәннәм утыннан кисәтә. Күпме еллар кудың бу дөньяны, Тоталмадың аны, барыбер. Гыйлем нуры белән нурланырсың, Мәчет ишеген син ачып кер. Роза КАШАПОВА (ЛАТЫЙПОВА).