Юл өстендә очрашу... — 24 сентября 2026 г. в 06:19:30.659
Юл өстендә очрашу... Авылда яшәп, балаларны шәһәргә укырга йөрткәч, тормышыбызның күп өлеше юлда уза шикелле. Кайчак ирем белән өйдә түгел, ә әнә шулай — юл өстендәге бер кечкенә кафеда күрешеп алабыз. Ул төнге сменадан соң арыган булса да, алга таба укырга ашыга. Мин балаларны укуларына калдырып, өй эшләрен карарга, авылга кайтырга ашыгам. Ярты сәгать кенә бергә утырып, чәй /кофе эчтек тә, һәркайсыбыз үз юлы белән үз эшенә йөгерде... Көне буе шулай аерым-аерым чабышсак та, кичләрен барыбер өебездә җыелышабыз, әлхәмдулилләһ! Өстәл артында көннең ничек үткәнен сөйләшәбез, арыганлыкны онытып бергә көлешәбез. Аллаһка шөкер, соң гына булса да, кич белән кадерле кешеләреңнең өйдә җыелышуы үзе зур бәхет! 🏡❤️