Дәресләрдән соң җомга вәгазенең ахырына булса да җитешим дип мәчеткә ашыктым. — 11 сентября 2026 г. в 16:34:53.686
Дәресләрдән соң җомга вәгазенең ахырына булса да җитешим дип мәчеткә ашыктым. Салих хәзрәт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисен аңлатты. Көндәлек тормышта без онытып җибәрә торган, ләкин һәрберебез үтәргә тиешле үзара 6 бурыч: 1.Очрашканда сәлам бирү һәм сәламгә җавап кайтару. (Иң мөһим дини әдәп). 2.Кардәшең вафат булса, җеназасына бару һәм соңгы юлга озату. 3.Ашка яки мәҗлескә чакырсалар, бару. (Хөрмәт йөзеннән). 4.Кеше синнән киңәш сораса, ихлас күңелдән дөресен киңәш итү. 5.Авырып китсә, хәлен белергә бару,күңелен күрү. 6.Төчкергән кеше «Әлхәмдүлилләһ» дигәч, аңа «Ярхәмукәллаһ» дип яхшылык теләү. Мәчеттән чыккач, үземә сорау бирдем: без дөнья куып бер-беребезгә карата шушы гади генә кагыйдәләрнег үтибезме соң? Аллаһ Тәгәлә иманыбызны ныгытсын, хәерле белемнәрен бирсен һәм Ул кушкагчп, Ул яратканча гамәлләребезне кылып яшик. Әәмиин. #алтыбурыч #җомгавәгазе