☀🌿Барыбызга да хәерле көннәр, дусларым! — 11 сентября 2026 г. в 14:05:57.204
☀🌿Барыбызга да хәерле көннәр, дусларым! Быел беренче тапкыр "Огурцы по финский" ясап карадым. Рецептта горчица орлыгы иде, мин порошок салдым (шуңа маринад бераз тонык, тик бу тәменә зыян итми)Тәм өчен кызыл ачы борыч та өстәдем. 2 кг кыярга рецепт: Су — 1,5 л Тоз — 2 аш кашыгы Шикәр — 100 г Уксус 9% — 100 мл Горчица порошогы — 1–1,5 ч. кашыгы Лавр яфрагы, кара борыч (горошек) Ачы борыч (теләк буенча) Ясау ысулы: Суга тоз, шикәр, тәмләткечләр салып кайнатып чыгарабыз. Уксус өстибез. Туралган кыярны салып, төсе үзгәргәнче 3–4 минут кайнатабыз. Стерильләшкән банкаларга тутырып, кайнар маринадны салабыз да ябабыз. Минем 2 кг кыярдан 5 банка чыкты (дүртәү — 0,7 л һәм берәү — 0,5 л). Кышын тәмен белербез, яхшы отзывлар күп иде. Үзебезгә язылган ризыклар булсын! #кыяр