✨✨Тагын «Ракетная опасность» дигән белдерүләр килде. Сирена кабыздылар. Укрытиягә төшәр... — 10 сентября 2026 г. в 19:44:58.692
✨✨Тагын «Ракетная опасность» дигән белдерүләр килде. Сирена кабыздылар. Укрытиягә төшәргә кушалар. Менә шундый минутларда тиешле урыннары булмаган йортларда яшәүчеләрнең чарасызлыгы нык сизелә. Шәһәрләрдә кешеләр подвалларга төшә, ә авылларда андый мөмкинлек юк. Бу шом һәм курку астында яшәү халыкны арытты. Һәр тавышка сискәнеп китү, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау беркемгә дә җиңел түгел. Бигрәк тә балалар бик курка. Мәктәптә укрытиягә төшкәч бер кыз бала "миңа куркыныч" дип мине кочаклап басып торды. 😢АЛЛАҺ ТӘГӘЛӘДӘН бу сугышларның тизрәк тәмамлануын һәм җир йөзенә тынычлык килүен сорыйбыз. Раббыбыз һәркайсыбызны үз сыенуына алсын, сабырлык һәм иминлек бирсен. Бүгенге төн һәр өйдә тыныч, куркынычсыз булсын. Барыбызга да исән-имин тыныч йокылар телим.🤲