"Кайттым да ял итәргә яттым» дигән әкиятне кем уйлап тапкан ул?! 😅 — 10 сентября 2026 г. в 12:52:35.038
"Кайттым да ял итәргә яттым» дигән әкиятне кем уйлап тапкан ул?! 😅 Эшләп йөргән күпбалалы аналарга хөрмәт йөзеннән баш иям , үз-үземә дә бераз баш иеп куям!)) Чөнки иртәннән эштә «ут капкандай» йөгереп кайткач, өйдә мине тагын икенче эш — өч баланы карау көтә икән бит әле 😂 Капканы ачып керүгә мине ач песиебез каршы алды! Күзләрен тутырып, шундый моңлы мияулый, әйтерсең аны соңгы тапкыр узган гасырда ашатканнар. Өйгә керсәм — анда бәйрәм! Савыт-сабалар да, юыласы керләр дә, идәндәге уенчыклар да мине шулкадәр сагынганнар))) Ашарга пешерәм дә садикка китәм, аннары мәктәпкә ата-аналар җыелышына кереп чыгасы була. Гаиләле тормыш — ул беркайчан да күңелсез булмый торган квест. Иң мөһиме исәнлек, иминлек булсын! Ә сезнең кичләр ничек уза, кызлар? Сезне дә өй эшләре сикерә-сикерә каршы аламы, әллә чынлап та кайттыгыз да рәхәтләнеп диванга яттыгызмы?)))