🍁🍂Иртәнге марафон һәм тормышымдагы көтелмәгән борылыш. 🌻 — 8 сентября 2026 г. в 05:29:54.808
🍁🍂Иртәнге марафон һәм тормышымдагы көтелмәгән борылыш. 🌻 🌥Хәерле иртә, дусларым! 🍁 Минем иртәләр спорт марафонын хәтерләтә: өч егетне уятырга, киендерергә һәм шәһәргә вакытында барып җитәргә кирәк. Вакыт белән ярышабыз! Сабырлык һәм җитезлек сынала . Йөгереп йөргән арада үземә тагын бер кызыклы «эш» таптым әле. Уртанчы улымның укытучысы: «Мине өч көнгә алмаштыручы булмасмы?» — дип сорагач, ике дә уйламыйча: «Мин барам!» — дидем. Кием шкафын ачып, укытучы образын әзерли башладым. Кайчандыр югары педагогик белем алсам да, үз һөнәрем буенча мәктәптә эшләргә туры килмәде. Икенче курста ук кияүгә чыгып, Түбән Камага күчендем. Читтән торып укыдым, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Ә университетны тәмамлауга, бер-бер артлы озын декрет яллары башланды... Шулай итеп, диплом киштәдә ята. Бу тәкъдимне ишеткәч, йөрәгем җылынып китте. Укытучы ролендә үземне сынап карага мөмкинлек бит бу! Курыкмыйммы? Алга таба адым ясарга һәрвакыт куркыта, ләкин кызыксыну көчлерәк. 🍁 🍁 🍁 🍁 🍁