«Аның (кешенең) алдында да, артында да Аллаһның әмере белән аны саклаучы фәрештәләр бар». — 6 сентября 2026 г. в 05:57:28.807
«Аның (кешенең) алдында да, артында да Аллаһның әмере белән аны саклаучы фәрештәләр бар». «Әр-Рәгъд» сүрәсе, 11 нче аят 🍃 🍃 🍃 🍃 🍃 Аллаһның бөек сәхәбәсе Гали ибн Әбу Талиб әйткән: «Һәр кешенең аны өстенә стена ауганнан, коега егылудан, ерткыч өзгәләүдән, суга батудан яки утта янудан саклаучы фәрештәләре була. Алдан билгеләнгән тәкъдир килеп җиткәч , алар кешене калдыралар һәм ул тәкъдир белән күзгә-күз кала». («Әд-Дүрр әл-Мәнсур») 🍃 🍃 🍃 🍃 🍃 Мөселман кешесе фәрештәләр саклавына Аллаһка шөкер итә, ә сынаулар килгәндә-Тәкъдиргә риза булып, сабырлык күрсәтә. Чиксез рәхмәтле Раббыбыз безне бер адымга да Үзенең саклавыннан һәа рәхим - шәфкатеннән ташламасын иде. 🤲