Әлеге видеоны "Догалы йорт" каналыннан күчердем. — 3 сентября 2026 г. в 09:48:37.656
Әлеге видеоны "Догалы йорт" каналыннан күчердем. Минем дә игътибар иткәнем бар, зиратка кереп чыгу-психологик терапия кебек. Барлык борчуларың, мәшәкатьләрең арткы планга чигенә. Ислам тарихында бөек хәлиф Гомәр ибн әл-Хаттаб(р. а.) үзенең кая барасын онытмас өчен, кабергә төшеп ята торган булган. Нәфесен шулай тәрбияләгән, үзенә ахыргы тукталышны исенә төшереп торган. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: "... каберләрне зыярат итегез, чөнки бу ахирәтне искә төшерүгә сәбәп булыр". (Мөслим) Зират-үлеләр өчен генә тһүгел, чынлыкта без-тереләр өчен кирәк урын. Ул җанны уята, дөньяның тузанын кагып төшерә. Сезнең дә моны сизгәнегез бармы?