Күңелемне ачам сезгә, дусларым... — 3 сентября 2026 г. в 06:16:07.530
Күңелемне ачам сезгә, дусларым... Авылмы, әллә шәһәрме? Соңгы вакытта бу сорау безнең гаиләдә иң актуаль темага әйләнде. Авылда яшәвебезне бик яратабыз: үз бакчабыз, үз йортыбыз, саф һава... Ишек алдына чыксаң, бөтен дөнья синеке сыман. Ләкин балалар үсә төшкәч, чынбарлык үз кагыйдәләрен кертә башлады. Көн саен иртән балаларны шәһәргә мәктәпкә/ садикка илтү, аннары спорт түгәрәкләре, өстәмә дәресләр... Көннең яртысыннан күбрәге машина руле артында, юлда уза. Машина эчендә яшибез сыман! 🚗 Бакчада эш җыела, өйдә эш көтә, ә вакыт җитми. Балаларның графигына яраклашып, үземә эшкә чыгуым турында әйтеп тә торасы юк — гел «таксист» ролендә мин. Шуңа күрә ирем белән уйлаштык та, шәһәргә, мәктәпкә якынрак җиргә күчү турында җитди уйлана башладык. Ләкин бу хакта таныш риэлторыбыз белән сөйләшкәч, ул безгә : «Ашыкмагыз әле,хәзер тыңгысыз вакыт, — диде ул. — Менә шәһәрдә утны яки суны сүндерсәләр, күп катлы йортта кая барасыз? Ә авылда сез һәрвакыт үз җирегездә, бәйсез». Бу сүзләр чынлап та уйландырды. Бер яктан — уңайлылык, вакытны янга калдыру, балаларның киләчәге. Икенче яктан — куркынычсызлык, иркенлек һәм бүгенге заманда авыл йортының бәяләп бетергесез өстенлеге. Кайсы юлны сайларга да белмәссең... 🤷♀️ Дусларым, минем төркемемдә тормыш тәҗрибәсен туплаган акыллы кешеләр бар Сез мондый сайлау алдында калганда нәрсәне өстен куер идегез? Киңәшләрегез белән бүлешегез әле, бик кирәк! 👇 Шәһәр-❤️ Авыл-👍