Дусларым, туклыклы, файдалы, шикәрсез хәлвә рецепты белән бүлешәм! — 2 сентября 2026 г. в 09:10:50.659
Дусларым, туклыклы, файдалы, шикәрсез хәлвә рецепты белән бүлешәм! Безгә кирәк булачак: 🌻 Чистартылган көнбагыш — 200 г 🥥 Кокос мае яки ак май — 30-40 г 🌱 ФитПарад №14 (яки үзегез яраткан сахарозаменитель) — тәме буенча 1️⃣ Көнбагышны табада әзрәк кыздырып алабыз 2️⃣ Кыздырылган көнбагышны кофемолкада яхшылап ваклыйбыз. 3️⃣ Әзер массага ФитПарад һәм йомшартылган май кушабыз. 4️⃣ Барысын бергә яхшылап болгатабыз да савытка тыгызлап салабыз. Хәлвә суыткычта яхшырак саклана һәм катып, бик тәмле була. Кайнар чәйләр белән эчәргә бик тәмле! Хәзер чәй эчәм дә китәм балаларны мәктәптән алырга. 🌻🍃🌻🍃🌻🍃🌻🍃🌻