🌻Хәерле, матур, иртә белән, дусларым! ☀️ — 2 сентября 2026 г. в 04:44:18.188
🌻Хәерле, матур, иртә белән, дусларым! ☀️ Буген иртән иртүк торып, пробкалар башланганчы дип, өч егетне торгызып, киендереп шәһәргә, укырга алып киттем. Өч ай җәйге каникуллар күз ачып йомганчы узып та китте... Әле күптән түгел генә "Өч ай тыз-быз йөрмибез, ял итәбез!" дип сөенгән идек. Шулай гомер дә уза икән ул — аккан сулар кебек. Бермәлне сизми дә калырбыз, балалар үсеп, үз юллары белән башка чыгып та китәрләр... Балаларыбызны Раббыбыз бәла-казалардан сакласын, исән-сау, матур итеп укып йөрсеннәр. Әәмиин. 🍁📚