Агым... — 16 августа 2026 г. в 10:20:32.313
Агым... Уйлы чагым... Агыш.... Йөрәк тулы сагыш... Агымсу... Күңелләр ярсу... Агылыш... Судагы чагылыш... ......................... Шатлыклы куаныч, Газаплы борчылыш - Бу ике тарафка Бик кисәк борылыш... Әрнүле мизгелләр, Йөрәктә җәрәхәт... Теге текә борылышта Булырмы рәхәт?... Яки кабат кызганмыйча, Салырмы яра?!... Рәхәтлеккә түзәрсеңме?... Сыналып кара... /Алинә Хәйретдинова/
218 просмотров