🚸 Белем көнендә — юл иминлеге турында — 1 сентября 2026 г. в 15:41:05.053
🚸 Белем көнендә — юл иминлеге турында 1 сентябрь — Белем көнендә Госавтоинспекция, ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән очрашып, аларны яңа уку елы башлану белән котлады. Очрашулар барышында балаларга юлда игътибарлы һәм сак булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәрттеләр. Аеруча мәктәпкә бару һәм кайту вакытында юл аша чыкканда саклык чараларын истә тотарга чакырдылар. 👮♂️ Госавтоинспекция җитәкчесе, полиция майоры Ренат Радик улы Шәмсиев Пучы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән очрашты. Ул укучыларга яңа уку елында уңышлар теләп, юлларда һәрвакыт игътибарлы булырга өндәде. 📚 Белем көне күңелле мизгелләр белән башлансын, ә һәр укучының юлы имин булсын!

