Бүген, Белем көнендә Мари Суксуы мәктәбендә район прокуроры урынбасары Рөстәм Рәшит улы... — 1 сентября 2026 г. в 15:10:57.112
Бүген, Белем көнендә Мари Суксуы мәктәбендә район прокуроры урынбасары Рөстәм Рәшит улы Шәйсуваров белән очрашу узды. Ул укучылар белән әңгәмә корып, хокук белеме, законнарны хөрмәт итү һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләште. Шулай ук яшьләрнең сорауларына җавап биреп, файдалы киңәшләр дә бирде.
699 просмотров

