Яңа Җияштә Мәүлид кичәсе узды — 9 сентября 2026 г. в 07:45:04.202
Яңа Җияштә Мәүлид кичәсе узды 8 сентябрь көнне Яңа Җияш авылының «Рафикъ» мәчетендә Мәүлид кичәсе узды. Әлеге күркәм мәҗлесне мәчеттә хәзрәт вазифасын башкаручы Дәниф Загертдинов оештырды һәм иганәчелек итте. Кичәдә Иске Богады авылыннан Финус хәзрәт тә кунак булып катнашты. Мәҗлес барышында вәгазьләр сөйләнде, Коръән сүрәләре укылды, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылынды. Кунак булып килгән Дәнифә апа Арсланова һәм Фәнҗия апа да бик күп аятьләр укып, мәҗлесне тагын да күркәм иттеләр. Кичә ахырында барлык катнашучылар мул табын артында чәйләр эчеп, күчтәнәчләрдән авыз итеп, үзара аралаштылар. Мәҗлесне оештыруда һәм әзерләүдә ярдәм иткән кызларыбызга — клуб мөдире Эльмирага, Зифага, Рәйләгә һәм Юлиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне үзегезгә меңе белән кайтарсын! Киләчәктә дә шундый җылы очрашуларда, дини мәҗлесләрдә бергә күрешергә язсын. Ихлас теләкләр белән, авылның әби-апалары күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

