Якташыбыз Айбулат Хаҗиев кандидатлык диссертациясен яклады
Якташыбыз Айбулат Хаҗиев кандидатлык диссертациясен яклады Галимлеккә юлда чираттагы уңыш — фәнни тикшеренүләрнең гамәли әһәмияте югары бәяләнде. 2026 елның 30 сентябрендә Казан дәүләт аграр университеты аспиранты, якташыбыз Айбулат Хаҗиев кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. «Бөртекле культуралар чәчкәндә ашламаларны тамыр янына кертү өчен эшче органны эшләү һәм аның параметрларын нигезләү» темасына багышланган хезмәт авыл хуҗалыгы культураларын чәчү технологияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Фәнни җитәкчесе — техник фәннәр докторы, профессор Айрат Вәлиев. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/iaktasybyz-aibulat-xaiev-kandidatlyk-dissertaciiasen-iaklady