🚗 Актаныш районында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүченең автомобиле конф...
🚗 Актаныш районында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүченең автомобиле конфискацияләнгән Актаныш районы прокуратурасы исерек хәлдә кабат руль артына утырган 30 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. 2026 елның 30 апрелендә ир-ат М-7 «Волга» трассасында Hyundai Creta автомобилен исерек килеш йөрткән. Моңа кадәр ул шундый ук хокук бозу өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән булган. ⚖️ Суд аңа 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Шулай ук 3 ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Автомобиль дәүләт кеременә конфискацияләнгән.