Менә инде җиләкле җәйләр үтеп, аллтын көзебезнең кыл уртасына җиткәнне сизми дә калдык....
Менә инде җиләкле җәйләр үтеп, аллтын көзебезнең кыл уртасына җиткәнне сизми дә калдык. Бүгенге көндә тормышыбыз бәйрәмнәргә бай. Көндәлек ару-талуны оныттырып, бераз позитив эмоцияләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек ул. Шул уңайдан Киров мәдәният йорты авылдашларга бер үзгә бәйрәм - кайнатма бәйрәме тәкъдим итте. 16 октябрь көнне мәдәният йортында үткән әлеге бәйрәм "Кайнатмалар - җәйләр истәлеге" дип исемләнгән иде. Бәйрәмгә килгәндә уңган хуҗабикәләр үзләренең бик отышлы дип исәпләгән, яратып әзерләгән кайнатмаларын да алып килделәр. Әлеге кайнатмалардан матур гына күргәзмә оешты. Кичәдә кайнатмаларга, аларның төрләренә тукталып үттеләр. Илебезнең ерак үткәненә, Әби патша заманына да сәяхәт кылдылар. Җиләк-җимешләргә багышланган яшьлек җырларын да искә төшерделәр. Иң тәмле кайнатма, иң уникаль рецепт ияләре Илүсә Суровцева, Гөлчәчәк Нәгыймова, Рушания Фарраховалар аерым бүләккә хуҗа булды. Уенлы-җырлы бәйрәм азактан чәй табыны артында дәвам итте. Вакыт табып килгән, үзләренең төрледән-төрле тәмле кайнатмаларын тәкъдим иткән, әзерләү серләре, киңәшләре белән уртаклашкан, мул куллы, киң күңелле һәм бар нәрсәгә сәләтле авылдашларга чиксез зур рәхмәтләрен җиткереп, исәнлек-саулык, күңел көрлеге, киләчәктә дә шулай бергә һәм бердәм булуны теләп кала Киров мәдәният хезмәткәрләре.