Юл..
Юл.. Кыска гына сүз булса да,бик күп мәгънәгә ия...Күпме кеше язмышлары юл белән бәйле... Бүгенгсе көндә шундый яхшы юллардан йөрибез. Ә елның төрле фасылында,төрле һава торышында юлларның төзеклеген яхшыртып,бар көчләрен куеп эшләүчеләргә зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Юл төзекләндерүчеләр( дорожниклар) көнен котлап Актаныш ГБУ " БДД" бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р.Мөхәмәтова,1 нче санлы мәктәпнең ЮИД отряды җитәкчеләре,ЮИД активистлары белән берлектә "Актаныш Юллары" оешмасында хезмәт куючыларны бәйрәм белән котлады. Эш барышында аларны бераз ял иттереп,музыкаль сәлам юллап,изге теләкләр теләп,кәефләрен күтәрделәр. Хөрмәтле юлчылар, юл төзүчеләр һәм юл инфраструктурасы хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Юлчылар көне белән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — илебезнең иминлеге, икътисадыбызның тотрыклылыгы һәм һәр гражданың уңайлы тормышы нигезе. Сез һава торышына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлларны төзү, ремонтлау һәм аларны яхшы хәлдә тоту өчен фидакарь хезмәт куясыз. Юл хәрәкәте иминлеге пропагандалау бүлеге һәм ЮИД отрядлары исеменнән сезгә зур рәхмәт белдерәбез. Безнең уртак максатыбыз — юлларда һәлакәтләрнең булмавы, куркынычсызлык һәм тәртип. Сезнең тырышлыгыгыз аркасында без яшь буынны юл хәрәкәте кагыйдәләренә хөрмәт белән тәрбиялибез һәм куркынычсыз юллар булдыру өчен бергәләп эшлибез. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, имин юллар, эшегездә уңышлар һәм гаиләләрегезгә иминлек телибез. Бәйрәмегез котлы булсын! Ихтирам белән, Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе һәм ЮИД отряды әгъзалары