🏆 Актанышның яшь волонтерлары бүләкләнде
🏆 Актанышның яшь волонтерлары бүләкләнде «Благодарение» яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативаларны хуплау хәйрия фондының еллык слетында волонтерлар ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясадылар, социаль проектларын тәкъдим иттеләр. 🏆 «2026 елның иң яхшы волонтеры» исеменә Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Сөмбел Аслямова лаек булды! Сөмбелгә Мактау грамотасын һәм акчалата бүләкне «Благодарение» хәйрия фондына нигез салучы Ирек Фәритович Салихов тапшырды. Шушы ук мәктәп укучылары Гимадиева Әминә һәм Нурлыева Анжелика да игелекле эшләре өчен бүләкләнделәр. 👏 Кызларны котлыйбыз! Укуда уңышлар, яңа казанышлар һәм киләчәктә дә күп игелекле гамәлләр телибез!