«Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе, танылган журналист Илдус Шаһиев 65 яшендә вафат ...
«Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе, танылган журналист Илдус Шаһиев 65 яшендә вафат булды. «Актаныш-информ» коллективы мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Илдус Шаһиев гомерен журналистикага багышлады. Күпьеллык хезмәте дәвамында ул тәҗрибәле җитәкче, каләм остасы һәм зирәк остаз буларак танылды. Туган редакциясенең үсеше өчен янып яшәде, Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертте. Күрше Актаныш районы журналистларына һәрвакыт хәерхахлы иде, безне якын итте, дусларча киңәшләренә рәхмәтлебез, эшчәнлегебездә ярдәме бик зур булды. Аның вафаты — Татарстан журналистикасы өчен зур югалту. Якты истәлеге күңелләрдә сакланыр. «Актаныш-информ» коллективы