Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» дәресләре кысаларында Әтиләр көнен...
Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» дәресләре кысаларында Әтиләр көненә багышланган очрашу узды. Әлеге чарага Актанышның II санлы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Хәзрәт һәм психолог киңәшләре Очрашу традиция буенча 2011 елдан бирле алып барыла. Бүгенге «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә Әҗәкүл мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов катнашып, дин ягыннан киңәшләрен бирде, ә районның өлкән психологы Фәһимә Шәймәрдәнова үзенең тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашты. Әби-бабалар тәҗрибәсе – үрнәк «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә без укучыларга яшьтән үк гаилә кыйммәтләрен төшендерергә тырышабыз, – диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/gaila-maktabe/iaslar-belan-gaila-koru-ham-any-saklau-serlare-turynda-soilastelar