🖊️🎉👏Ләйсән Газизова Мәскәүдә «Московская правда» газетасы оештырган конкурста бүләкл...
🖊️🎉👏Ләйсән Газизова Мәскәүдә «Московская правда» газетасы оештырган конкурста бүләкләнде «Актаныш-информ» журналисты, сайт редакторы Ләйсән Газизова Мәскәүгә барып, «Московская правда» газетасы оештырган «Улица Московская» конкурсында бүләкләнеп кайтты. Ләйсән Глүс кызы Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 38 финалист белән бергә бәйрәм тантанасына чакырылган иде. Тантанада Ләйсән Газизова махсус бүләккә лаек була. Жюри әгъзасы, язучы һәм тарихчы Ольга Семенова Актаныштан килгән журналистка үзенең яңа гына дөнья күргән китабын һәм акчалата премия тапшыра. Бу бүләк — журналистның иҗади хезмәтенә, язган материалларына һәм һөнәри осталыгына бирелгән бәя. «Улица Московская» конкурсының финалында катнашу үзе үк яңа танышулар, тәҗрибә һәм киләчәккә илһам чыганагы булып тора. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sez-beznekelar/laisan-gazizova-maskauda-moskovskaia-pravda-gazetasy-oestyrgan-konkursta-bulaklande