📻 21 октябрьдә сәгать 12:00дә — «Актаныш» радиосы эфирында!
📻 21 октябрьдә сәгать 12:00дә — «Актаныш» радиосы эфирында! 🎙 Студия кунагы — Актанышның 1нче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Аграпова Миләүшә Рәдис кызы. Һәр баланың үзенчәлеген, сәләтен күрә белү, аның күңеленә юл табу — укытучы хезмәтендә зур осталык һәм сабырлык таләп итә. Миләүшә Радис кызы һәр укучыга шәхси якын килеп, аның көчле якларын ачарга, үз-үзенә ышанычын ныгытырга омтыла. Аеруча игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләүдә дә ул һәр балага үзенчә якын килүнең мөһимлегенә басым ясый. Эфирда түбәндәге темаларга тукталырбыз: 🔹 Һәр укучының сәләтен ничек күрергә? 🔹 Балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне ничек булдырырга? 🔹 Укуда кыенлыклар кичергән балаларга ничек ярдәм итәргә? 🔹 Индивидуаль якын килүнең әһәмияте нидә? 🔹 Актанышның 1нче мәктәбе нинди тәҗрибә белән уртаклаша ала? Бу — укытучылык осталыгы, сабырлык һәм балаларга мәхәббәт турында эчкерсез әңгәмә. 📌 Тыңларга онытмагыз! 🗓 21 октябрь 🕛 12:00 📻 «Актаныш» радиосы — 90.0 FM