«Без бергә» волонтерлары Әтәс авылында хәйрия концерты белән чыгыш ясады
«Без бергә» волонтерлары Әтәс авылында хәйрия концерты белән чыгыш ясады Авыл халкы махсус хәрби операциядәге Илшат Шакировка автомобиль сатып алуда ярдәм итү өчен 33 500 сум акча җыйды. Волонтерлар әлеге суммага тагын 15 мең сум өстәп, ярдәм күләмен 50 мең сумга җиткерде. Чираттагы хәйрия концерты Әнәк авылында узачак «Без бергә» волонтерлар төркеме тарафыннан 30 октябрьдә Әнәк авылында чираттагы хәйрия концерты үткәрү планлаштырыла. Чара кичке сәгать 19:00дә башланачак. Оештыручылар халыкны концертка чакыра һәм һәркемне игелекле эшкә үз өлешен кертергә өнди. Чөнки мондый очрашуларда җыр-моң гына түгел, кешеләрнең ихлас теләктәшлеге, ярдәмгә әзер булуы һәм бер-берсенә битараф калмавы да чагыла. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/igelekle-aktanys/bez-berga-volonterlary-atas-avylynda-xairiia-koncerty-belan-cygys-iasady