📰 «Актаныш таңнары» газетасының 23 октябрь саны дөнья күрде!
📰 «Актаныш таңнары» газетасының 23 октябрь саны дөнья күрде! 2026 елның 23 октябре, №41 санында — район тормышындагы мөһим вакыйгалар, хезмәт уңышлары һәм актуаль темалар. 📌 Бу санда укыгыз: 🌾 Актаныш районында — мул уңыш. Быел 126 475 тонна ашлык җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш чыккан. Районыбыз Татарстанда сигезенче урында! 🚩 Хезмәт Кызыл Байрагы йөреше. Яңа Әлем авылында башланган тарихи байрак йөреше тантаналы рәвештә Иске Байсар авылында дәвам итте. 🎶 «Агыйдел» ансамбленә — 60 ел! Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында төрле буын артистларын берләштергән бәйрәм концерты узды. 🏅 Мәгыйс Әһлетдиновка — хөрмәтле исем. Танылган сәнгать эшлеклесенә Актаныш районы мәдәниятенең Мактаулы гражданины исеме бирелде. 🤝 Ярминкәдән — гуманитар ярдәмгә. Актанышның беренче урта мәктәбендә көзге ярминкәдә җыелган 130 мең сумнан артык акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр алуга тотылды. 🔥 Газ җиһазы куркыныч тудырмасын өчен. Актаныш газ эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Айзат Закиров белән әңгәмәдә кышкы ягулык сезонында иминлек кагыйдәләре турында. 🎉 Юбилей котлаулары — 11 нче биттә, реклама һәм игъланнар, рәхмәт сүзләре һәм кайгы уртаклашу белдерүләре — 12 нче биттә. 📖 Район яңалыкларыннан хәбәрдар булу өчен «Актаныш таңнары» газетасын укыгыз!