🏸 Актаныш бадминтончылары — Татарстан кубогы призёрлары!
🏸 Актаныш бадминтончылары — Татарстан кубогы призёрлары! 23 октябрьдә Түбән Камада бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының зональ этабы узды. Актаныш спортчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. 🏆 2011 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында: 🥇 Гүзәл Хәммәтуллина — I урын; 🥉 Гадел Шәйдуллин һәм Раяз Шәрипов — III урын 🏆 2012 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында: 🥉 Милена Марданова — III урын 🥉 Хәйдәр Хафизов һәм Рузәл Гарифҗанов — III урын 👏 Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлары белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телибез!