Актанышта Ильшат Галиев истәлегенә мемориаль такта ачылды
Актанышта Ильшат Галиев истәлегенә мемориаль такта ачылды Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ильшат Дильшат улы Галиевның исемен мәңгеләштерү чарасында ветераннар, авылдашлар һәм мәрхүмнең якыннары катнашты. Бүген Актанышта махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Галиев Ильшат Дильшат улы истәлегенә мемориаль такта ачылды. Хәтер чарасына Әфганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция ветераннары, авылдашлар, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары җыелды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев чыгыш ясады. Ул Ильшатның куркусыз, эшчән булуын, иң авыр эшләрне беренчеләрдән булып үз өстенә алырга әзер торуын билгеләп үтте. «Исемнәрне мәңгеләштерү – бик күркәм гамәл. Без бүгенге һәм киләчәк буыннарга ил өчен гомерләрен биргән геройларыбызның батырлыгын җиткерергә, аларны истә тотарга тиеш. Аларның исемнәре онытылмасын, туганнарына ярдәм күрсәтелсен, мондый хәтер чаралары дәвам итсен», – диде Илфак Бариев. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/batyrlar-dany-mgelek/aktanysta-ilsat-galiev-istalegena-memorial-takta-acyldy