НИГӘ КИРӘК ИДЕ БУ СУГЫШ?
НИГӘ КИРӘК ИДЕ БУ СУГЫШ? Күңелемдә күптән йөргән уйлар... Сүзләр табу булды бик авыр - Сыналып та, сынмый калганнарга Багышладым шушы юлларны: Якыннарын көтеп зар булганнар, Билгесезлек белән янганы - Эчтән генә көн дә ут йоталар, Каргамыйлар ләкин язмышны! Белә алар, аңлый, нигә диеп Барганнарын шунда Ирләрнең! Туган илнең, газиз туган җирнең Киләгәчен яклап киткәнен! Белгәннәре - бу дөньяда инде Күрмәсләрен якын йөзләрне... Яшь-сагышка тулган җаннарына Якын җибәрмәсләр шөбһәне! Үз башыннан кичеп зур кайгыны - Сыгылмаган ләкин, сынмаган! Йомылмыйча, башкаларга бүген ҮРНӘК, ТЕРӘК, ЯРДӘМ, ТАРАФДАР! Ил башына килгән сынау булгач, Җиңелерәк уртак зар-сагыш... Беркайчан да: - НИГӘ КИРӘК ИДЕ? диеп әйтмәс алар бу сугыш! 8.08-15.09.2026 Ришат Галимов