БӘХЕТЛЕ БАЛА ЧАКЛАР!
БӘХЕТЛЕ БАЛА ЧАКЛАР! Моңсулансам кайбервакыт, Җанымны сагыш сарса - Күземне йомам, күңелдән Бала чагыма кайтам! Иң кадерле хатирәләр, Иң кояшлы көннәр дә Бала чакта булган икән, Авыл белән бәйләнгән!! Дәү әтигә-дәү әнигә Кунакка кайткан чаклар! Иң ихлас, назлы ярату, Иң тәмле, татлы ашлар... Кояш кебек каршы алып, Кочак җәеп, тиз атлап: - Улым кайткан, кызым, - диеп, Торулары, кочаклап! Үзе бер могҗиза иде Аларга барулары - Каникуллар, бәйрәмнәрдә Озакка калулары! Тәмле коймак исләренә Уянулар иртәдә - “Татарстан“ радиосы Уйнар иде... Хәтердә! Дәү әниемә ияреп Күршеләргә керүләр, Ак яулыклы әбиләрнең Карашы-сүзләреннән Күпме тәрбия алынган, Күпме наз, сихәт җанга - Олы булып, кече кала Белгәннәр икән алар! Тыңлап аларның, җай гына, Ипләп сөйләшкәннәрен Җыела барган күңелдә Моңлы җан тәлгәшләре... Ярата идем йөрергә Дәү әтием янында! Комачау да иткәнмендер... Сүкмәде, кумады да. Хәтеремдә дәү әтинең Өй тирәсен каравы - Ишегалдын себерүе, Бакчаларда кайнавы! Күз алдымда тора һаман Сарайдагы почмагы - Өстәл, киштә, инструментлар, Анда тәртип булганы! Печәнлек, андагы исләр... Утын әрдәнәләре... Абзар, келәт, чолан, мунча - Һәр җирдә дә ямь иде! Үзебездә булмаганга Кызык булгандыр күрү Кар базын! Җәй уртасында Кар тотып, уйнап йөрү! Иң үзәккә үткәннәре Умарта аерган чак... Бәреп кенә китә иде - Күз кысык, шешкән колак! Урам буйлап йөгерүләр, Җиргә сеңеп ятулар... Хәзер көлеп искә алам, Эх, булган кызык чаклар! Бәйрәмнәрдә, зур ялларда Җыелыштык барыбыз - Бөтен туган бер нигездә!!! Шундый рәхәт чагыбыз! Моңнар сеңгән, җырлар аша, Гөр килеп капка төбе - Әнинең һәр ир туганы Гармунда уйный иде! Күрше-күлән җыелышкан, Бәйрәме-сые бергә! Авыл кичен ямьләндереп, Моң агылган һәр өйдән... Истә һаман, онытылмый Ничә яшьтә булсак та - Дәү әтиле-дәү әниле Бәхетле бала чаклар! 17.08-08.09.2026 Ришат Галимов