КӨТКӘН ИДЕМ!
КӨТКӘН ИДЕМ! Күпме күрми торып, очраштык без, Кош тоткандай, килдем яныңа - Ә син тыныч идең, гаҗәп тыныч, Елмайгандай иттең, чак кына... Ә мин, юләр, көткән идем синнән Колач җәеп каршы килүең! Кочагыңда басылыр күк иде Акыл җитмәс хисләр өерем... Ә мин, тиле, көткән идем синнән: - Сагындым, дип назлап дәшүең... Дөньяларым гөрселдәтер иде Шыпырт кына әйткән шул сүзең! Ә мин, сукыр, көткән идем синнән Сөю тулы караш, наз, ялкын... Күзгә карап, күрмәгәндәй иттең Күңелемдә күпме ут барын! Ә мин, ахмак, күпне өмет иттем, Чын булуын көттем хыялның! Битарафлык күрдем... Сизә бардым Күңелемә кырау кунганын... 9-18.08.2026 Ришат Галимов