КИРӘКМИ!
КИРӘКМИ! Күп ишеткән, күргән, белгән саен Тирәмдәге таныш-белешне - Шаклар катып калам, аптырата Мине мондый яшәү рәвеше: Ничек яши алар, аралаша, Мөнәсәбәт нинди башкага - Ничек карый һаман бүтәннәргә Һәм үзләрен ничек ярата... Ничек итеп тормыш көйләүләре, Хәл итүләр төрле сорауны; Нинди хакка матди муллык туплап, Ничек итеп үрләр яулавы... Ничек итеп кеше бүлә белү - Файдалыга һәм кул сузмаслык... Сүз йөртүләр, гайбәт, яла ягу Һәм әләкләү, нахак сүз табып... Бәйләнчекләр күпме, тел уйнатып, Кул уйнатып, җанны телүче - Кабатланмас, диеп санап үзен, Җирәндергеч хисләр өюче... Күзгә карап, елмайгандай итеп, Күңелендә мәкер булуы... Синең ихлас сүзләр-киңәшләрне Үз кирәккә борып куюы... Белеп каршы килә алмасыңны, Муеныңа синең менүе - Төче теле, матур сүзләр белән Оялмыйча чикне үтүе... Инде менә каршы килсәң әгәр - Иренмичә, булган-булмасны, Әллә кайдан дәлил эзләп табып, Синнән явыз ясап куймасмы?! Шулай беркөн уйга калдым мин дә: - Әллә бераз шундый булыйммы? Кирәк чакта намус, вөҗдан, иман, Вәгъдә сүзен онытып торыйммы?! Адым саен әнә икейөзле, Куштан, шымчы, шакал, ялагай! Үз кирәген, мең төрле җай табып, Алалар бит алар, алалар... Үз-үземә сорау бирдем аннан: - Я, нишлисең, моңа әзерме? Гаделлеккә гел омтылган җаның Бу халәткә, ничек, түзәрме? Шуның кадәр яман булып китте, Гүя җанга лайла сыланды... Я, бер Аллам, үзең сакла, дидем Үзгәрүдән, андый булудан! Җанны сатып, җансыз калудан! 13-15.07.2026 Ришат Галимов