ШУНДЫЙ БӘХЕТЛЕ!
ШУНДЫЙ БӘХЕТЛЕ! Бер карасаң, шундый бәхетсез мин... Өзек-тәтек сине күрүем, Аяк өсте генә очрашулар, Сөйләшүләр, хәлләр белүем... Бер карасаң, шундый бәхетле мин! Күрәм сине, тоям, ишетәм! Адымнарың таныйм әллә кайдан, Син кергәнче инде ишектән... Бер карасаң, шундый бәхетсез мин... Төштә генә күрәм, сагынгач - Өндә әйтеп булмас сүзләремне Шунда әйтәм... Җыеп, зар булгач... Бер карасаң, шундый бәхетлемен - Барлыгыңны инде мин беләм! Ерак булсаң да шул кайчагында, Юллар һаман сиңа китерә! Ни дисәң дә, шундый бәхетле мин! Кисешкәннәр юллар бер көнне. Җанга юлдаш җанны тапканмын бит - Аңлап алдым, белдем, сөендем! 20.09.2026 Ришат Галимов