МИН ДӘ ФӘРЕШТӘ ТҮГЕЛ!
МИН ДӘ ФӘРЕШТӘ ТҮГЕЛ! Мин дә булам бик кире, Син дә буласың кире - Шул киребеткән булганга Ярашканбыздыр инде... Мин дә түгел фәрештә... Син дә түгел фәрештә! Артын-алдын уйламыйча Кысылабыз һәр төшкә... Мин дә түгел бик юләр, Син дә түгел гел юләр - Ләкин безнең кыланмыштан Тиле да егылып көләр! Мин дә әүлия түгел, Син дә әүлия түгел... Ахмаклыклар кыла-кыла Үтә дә китә гомер! Тик күңел риза түгел... 1-5.10.2026 Ришат Галимов
28 просмотров