МИН ДӘ!
МИН ДӘ! Мин дә бераз юләр булыр идем, Язган кебек кинәт акылдан - Мәшәкатьләр, ыгы-зыгыларны Үтәр өчен көлеп, шаркылдап... Мин дә беркөн качып китәр идем, Кеше аяк басмас җир булса! Гомер буе буган тезгеннәрне Чәйнәп өзәр идем, барсын да... Мин дә беркөн, тирән сулыш алып, Туктап калыр идем, шып итеп - Күрер өчен дөнья матурлыгын Бер мизгелен аның, хуш китеп! Мин дә беркөн искә төшерермен Җаным барын, тере икәнне! Әрнүләрнең чиген үттем кебек... Җибәрергә вакыт үткәнне! Мин дә бераз юләр булыйм микән? Үзем өчен, белеп кирәген! Кеше сүзе булсын - уйламыйм да! Килешер, дип уйлыйм нигәдер... 5-6.08.2026 Ришат Галимов